Игътибарыгызга бавыр белән карабодай ярмасыннан өй шартларында әзерләп була торган бик тәмле казылык тәкъдим итәбез. Теләсәгез, карабодайны башка төрле ярма (дөге, тары, солы һәм хәтта борчак) белән дә алыштыра аласыз.
Әзерләү вакыты: 3 сәгать.
10 порция.
Ингредиентлары:
650 г сыер бавыры, 200 г башлы суган, 120 г карабодай ярмасы, 2 йомырка,
300 мл шулпа, 1 бал кашыгы тоз, тәменчә төелгән кара борыч, 200 г тозланган сыер эчәге, 60 г акмай.
Әзерләү тәртибе: Эчлек ясар өчен, бавырны суган белән бергә иттарткычтан чыгаралар, йомырка, тоз, борыч, шулпа, май өстәп, әйбәтләп болгаталар һәм яртылаш әзер булганчы пешерелгән карабодай ярмасы белән кушалар (катнашма сыек булырга тиеш). Тозлы эчәкләрне салкын суда 10-15 минут бик яхшылап юалар, аннары 2 сәгать 30-35°С ка кадәр җылытылган суга салып тоталар. Эшкәртелгән эчәкнең бер башын бәйлиләр дә эченә эчлек тутыралар. Катнашманы эчәк тулганчы салырга кирәкми, чөнки, пешкәндә, ярма бүртә һәм тутырма ярылып китәргә мөмкин. Аннары эчәкнең икенче башын бәйлиләр һәм тутырманы, кайнап торган тозлы суга салып, әзер булганчы пешерәләр. Пешкәч, 30-40 мм калынлыкта кисеп, кайнар килеш, май һәм гарнир белән табынга чыгаралар. Гарнирга пешкән бәрәңге яки бәрәңге измәсе бирергә киңәш ителә. Тутырманы гарнирсыз да бирергә мөмкин.