«Агыйдел» тутырган чуртаны
«Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул Агыйдел!..» – дип язган Мирсәй Әмир. Ләкин Агыйдел елгасының матурлыгы язучыларны иҗатка илһамландыру белән генә чикләнми. Төрледән-төрле балыкларның, бигрәк тә чуртанның күплеге белән ул балыкчыларны да үзенә ымсындырып тора.
Чуртан балыкчыларның яраткан ганимәте булып санала. Ул – эре һәм тәмле ерткыч балык, ләкин аны тотуы җиңел түгел, чуртан бик тә хәйләкәр. Агыйдел балыкчылары исә тагын да хәйләкәррәк, өйләренә чуртансыз кайтмыйлар. Ә оста хуҗабикәләр үзенчәлекле һәм тәмле «чуртан» рецептларын уйлап чыгаралар.
Рецептны «Актаныш» кулланучылар җәмгыяте тәкъдим итте.
Ингредиентлары:
Чуртан балыгы – 1400 г
Кишер – 120 г
Башлы суган – 300 г
Маргарин – 70 г
Йомырка – 40 г (1 данә)
Сарымсак – 8 г
Дөге – 150 г
Тоз – 7 г
Төелгән кара борыч – 1 г
Чыгышы: 1000 г
Әзерләү тәртибе:
Чуртан балыгын чистартып, эчәкләреннән арындыралар, башын кисеп, юдырып алалар. Тиресен ертмаска тырышып, эчке ягыннан кабырга һәм умыртка сөякләрен аералар. Шуннан балык тиресендә 0,5–1 см калынлыгында итне калдырып, калганын кисеп алалар. Түшкәгә фарш тутырып, аңа балык формасы бирәләр һәм духовкада 15–20 минут пешерәләр.
Фарш өчен: кисеп алынган балык итен, кыздырган суган, кишер, сарымсакны иттарткычтан чыгаралар, йомшартылган маргарин, дөге, йомырка, тоз, борыч өстәп, барысын бергә яхшылап болгаталар.
Тутырган чуртанны табынга өлешләргә бүлеп чыгаралар.