Балык тутырмасы
Алексеевск районы – Чулман елгасының сул ярына һәм Татарстанның бөтен көньяк- көнчыгышына юл ачучы «капка» ул. Нәкъ менә шушы урында ике мәһабәт елга – Идел һәм Чулман кушылып, иксез-чиксез дәрья барлыкка китерә. Элек-электән җирле халык бу гүзәл урыннарда балыкчылык белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә дә Алексеевск районында балык тутырмасын беренчеләрдән булып әзерли башлаганнар.
Рецептны Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте тәкъдим итте.
Ингредиентлары:
Судак балыгы (тиресе белән бергә кылчыксыз өлеше) – 160 г
Җәен балыгы (тиресе белән бергә кылчыксыз өлеше) – 80 г
Башлы суган – 120 г
Елкы мае – 120 г
Дөге – 70 г
Су – 240 мл
Балык өчен тәмләткечләр – 10 г
Тоз – 5 г
Төелгән кара борыч – 0,5 г
Чыгышы: 1000 г
Әзерләү тәртибе:
Кылчыгы алынган балыкны (тиресе белән бергә), башлы суганны, елкы маен иттарткычтан чыгаралар, фаршка тоз, борыч, балык өчен тәмләткеч салып, барысын бергә яхшылап болгаталар. Шуннан су, дөге салып болгаталар һәм эшкәртелгән ат эчәгенең 2 / 3 өлешенә тутырып бәйләп куялар. Тутырылган эчәкне, уклауга элеп, кайнап торган тозлы суга төшерәләр һәм 30–40 минут кайнаталар.
Балык тутырмасын, өлешләргә бүлеп, табынга кайнар килеш бирәләр.