Авызларны бөрештерә торган хуш исле шомырт җимешләрен кешеләр күптәннән кулланган. Шунысы кызык, шомырттан әле он да ясарга өйрәнгәннәр. Әлеге искиткеч идеянең авторлары булып совет хуҗабикәләре исәпләнә. Кызганычка каршы, берникадәр вакыт шомырт оны кулинария өлкәсендә югалып тора. Бүген исә, борынгы рецептлар торгызыла торган мәлдә, ул яңадан популярлашып китте.
Рецептны «Әлки» кулланучылар кооперативы тәкъдим итте.
Ингредиентлары:
Бодай оны – 360 г
Сөт – 165 мл
Йомырка – 50 г (1 данә)
Ак май – 35 г
Үсемлек мае – 25 г
Чүпрә – 10 г
Шикәр комы – 40 г
Тоз – 3 г
Камырның массасы: 570 г
Яңа өлгергән шомырт – 130 г
Шикәр комы – 130 г
Ак май – 65 г
Эчлекнең массасы: 310 г
Бодай оны – 160 г
Ак май – 65 г
Шикәр комы – 20 г
Майлы валчык массасы: 250 г
Чыгышы: 1000 г
Әзерләү тәртибе:
Сөткә чүпрә, шикәр комы, тоз, йомырка, үсемлек мае, он салып, йомшак камыр изәләр. Әзер булыр алдыннан эретелгән ак май салып, камырны 30–40 минут җылы урында тоталар.
Әзер камырны ике өлешкә бүләләр. Зурысыннан 4–5 мм калынлыкта җәймә ясап, аны майлы табага салалар. Өстенә иттарткычтан чыгарган һәм шикәр белән туглаган шомырт салалар, эчлек өстенә йомшартылган ак май кисәкләре тезеп, кечерәк камыр җәймәсе белән томалыйлар, кырыйларын матурлап бөрәләр. Уртасында тишек ясап, өстенә майлы валчык сибәләр һәм 180 °С кызулыктагы духовкада 30–40 минут пешерәләр.
Шомырт пирогын, өлешләргә бүлеп, чәй янына бирәләр.