Төплекәй
Төплекәй («төбе булган», «төпле» дигәнне аңлата) – камырга угыз эремчеге ягып пешерелгән мич ашы. Аны иң әүвәл Әгерҗе районының Тугызбуй төбәгендә генә пешергәннәр. Бу төбәккә Исәнбай, Кадыбаш, Үтәгән, Яңа Эсләк, Иске Эсләк, Девәтернә, Касай, Гали һәм Нарат авыллары керә.
Төплекәйнең тарихы болай: элек-электән сыер авылда гаилә иминлеген һәм муллыгын тәэмин итә торган төп йорт хайваны булып саналган. Сыер бозауласа, зур бәйрәм ясаганнар. Хуҗалар, үзләрен тукландыра торган терлеккә хөрмәт йөзеннән, төплекәй пешергәннәр, күршеләрен, өлкән авылдашларын һәм балаларны сыйлаганнар.
Рецепт авторы – Асия Хәкимова (Исәнбай авылы).
Ингредиентлары:
Бодай оны – 600 г
Кефир – 450 г
Тоз – 1 г
Чәй содасы – 0,7 г
Камырның массасы: 950 г
Угыз эремчеге – 1060 г
Сөт – 500 мл
Йомырка – 300 г (7–8 данә)
Бодай оны – 100 г
Манный ярмасы – 100 г
Шикәр комы – 10 г
Тоз – 5 г
Чәй содасы – 2 г
Эчлекнең массасы: 2000 г
Чыгышы: 220 г, 10 данә
Әзерләү тәртибе:
Кефирга тоз, сода, он кушып, камыр басалар һәм 30–40 минут ял иттерәләр.
Әзер камырны 95 г кисәкләргә бүлеп, диаметры 22–25 см булган юка җәймәләр җәяләр. Шуннан соң кызган майлы табага камырны куеп, аның өстенә эчлек (200 г) ягалар һәм мичтә яки духовкада коңгырт-алтынсу төскә кергәнче пешерәләр.
Эчлек өчен: угыз эремчегенә сөт, йомырка, он, манный ярмасы, шикәр комы, тоз, сода салалар һәм, бертөрле масса килеп чыкканчы, яхшылап болгаталар.
Әзер төплекәйләрне эретелгән кайнар ак май белән майлыйлар һәм тәлинкәгә бер-берсе өстенә өеп куялар.