Жульен – татар кулинариясендә үз урынын таба алган француз ашамлыгы. Әлеге рецептта
татар кухнясында популяр булган бүтәкә-бавыр кулланыла. Кошның ашарга яраклы субпродуктларын исә йөрәк, бүтәкә, бавыр, баш, аяк тәшкил итә. Мондый ризыклар белән Николай Гоголь, Антон Чехов, Иван Гончаров, Иван Крылов, Николай Лесков сыйланырга яратканнар, ул гына да түгел, үз әсәрләрендә бу ашамлыкларны гаҗәеп матур итеп тасвирлаганнар. Сүз уңаеннан, Владимир Высоцкий да бу тәмле ризыклардан баш тартмаган.
Рецептны Әлмәт районы кулланучылар җәмгыяте тәкъдим итте.
Ингредиентлары:
Тавык бүтәкәсе – 75 г
Тавык бавыры – 50 г
Бодай оны – 5 г
Башлы суган – 20 г
Эретелгән ак май – 10 г
Каймак – 20 г
Каты сыр – 5 г
Чыгышы: 270 г
Әзерләү тәртибе:
Чистартылган тавык бүтәкәләрен тозлы суда кайнаталар, тавык бавырын, онда әвәләп,
яртылаш әзер булганчы кыздыралар. Шуннан әзер бүтәкә-бавырны суытып, озынча телемнәргә
турыйлар, вак итеп туралган һәм үсемлек маенда кыздырып алынган суган белән катнаштыралар,
кайнатылган каймак салып, сүрән утта 5–10 минут томалап пешерәләр. Әзер булгач, кокотницаларга салып, өстенә уылган каты сыр сибәләр һәм 200 °С кызулыктагы духовкада, өсте алсуланганчы, 5 минут чамасы пешерәләр.
Тавык бүтәкә-бавырыннан жульенны табынга кокотница белән кайнар килеш бирәләр.