Солы кесәленнән аермалы буларак, җиләк-җимеш кесәле десерт яки эчемлек буларак тәкъдим ителә. Мондый кесәл сыек яки желе сыман һәм баллы була.
Татар халкы кесәлне элек заманнарда ук пешергән. Моны «Хәйләгә каршы хәйлә» дигән татар халык әкияте дә исбатлап тора. Төлке торнаны кунакка чакыра һәм тәлинкәгә сыек кына кесәл салып бирә. Торна, күпме генә тырышса да, кесәлне ашый алмый. Ә хәйләкәр төлке исә үзенең татлы десертын үзе үк ялап бетерә.
Рецепт Апас муниципаль районы советының аппарат җитәкчесе Ринат Гыйльфанов тарафыннан бирелде.
Ингредиентлары:
Балан – 120 г
Шикәр комы – 120 г
Бәрәңге крахмалы – 40 г
Су – 850 мл
Чыгышы: 1000 г
Әзерләү тәртибе:
Баланны чистартып юалар һәм пешекләп алалар. Шуннан балан җимешләрен изеп, согын сыгалар. Сыкканнан соң калган массага кайнар су салып, 10–15 минут пешерәләр һәм сөзәләр. Шул сыеклыкка (аның бер өлешен, суытып, крахмал эретү өчен кулланалар) шикәр кушып кайнатып чыгаралар һәм, болгата-болгата, әзерләнгән крахмалны салалар да тагын кайнатып чыгаралар, өстенә балан согын кушалар.
Крахмал әзерләү тәртибе: суытылган сыеклыкка крахмал салып болгаталар (1 өлеш крахмалга 5 өлеш сыеклык алына) һәм сөзәләр.
Әзер балан кесәлен 150–200 г стаканнарга салып суыталар.