Рамазан аенда игелекле эшләр

26 марта 2024 г., вторник

Рамазан – ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен, вафатларның кадерен белә торган ай. Сабыр итә торган, игелекләр эшли торган ай.

Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә риваять ителә: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә”.

Рамазан – юмартлык ае. Кеше берьюлы берничә дистә яки йөзләгән кешегә авыз ачтыра ала икән, шул кадәр савап та языла.
Изге Рамазан аенда ифтар ашлары уздырыла. Бу - бик күркәм һәм саваплы гамәл. Ифтар ашау гына түгел, ул – аралашу, бер-береңнең хәлен белү, вәгазьләнү дә.

Кулланучылар җәмгыятьләре арасында да ифтар ашлары уздырган оешмалар күп. Аларның берсе - Әлки районы туклану җәмгыяте. Алар, мул табын әзерләп, ураза тотучыларны һәм авылның өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрен җыеп, бик матур мәҗлес оештырдылар.
Укыган намазлар кабул булсын, барыбызга да хәерлесен насыйп ит!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International