Учак ухасы

6 июня 2024 г., четверг

1967 нче елның җәендә Юрий Гагарин Кама Тамагы районына Иделдә ял итәргә килә. Аңа дигән уханы кәстрүлдә түгел, ә сигез литрлы чиләктә пешерәләр. Красновидовога уха белән сыйланырга Юрий Алексеевич су чаңгысында килә… Кунаклар уханың яртысын ашыйлар, ә калган яртысын үзләре белән катерга алалар. Беренче космонавт пешекчеләрне бик тә нык мактый!

Рецептның авторы – Рита Мөхәммәдиева – күпьеллык стажы булган аш-су остасы, Кама Тамагы райпо системасында эшләгән. Беренче космонавтны сыйлау вазифасын нәкъ менә аңа ышанып тапшырганнар.

 

Ингредиентлары:

Вак балык (алабуга) – 330 г

Шулпа агарту өчен йомырка агы – 50 г

Судак (тиресе белән кылчыксыз филе) – 152 г

Чөгә балыгы

(тиресе белән кимерчәксез филе) – 154 г

Башлы суган – 50 г

Су – 1100 мл

Чыгышы: 1000 г

 

Әзерләү тәртибе:

Вак балыкның тәңкәсен чистартмыйча, эчен һәм саңакларын алалар, салкын су салып, утка куялар. Кайнап чыккач, күбеген алып, сүрән утта 40–50 минут пешерәләр. Әзер шулпаны сөзәләр.

Әгәр шулпа болганчыкланып китсә, аны йомырка агы белән агарталар. Моның өчен 50–60 °С кадәр суытылган шулпага, 5 өлеш салкын шулпа белән катнаштырып, тугланган йомырка агы һәм бераз тоз салып болгаталар да сүрән утта 20–30 минут пешерәләр, аннары сөзәләр.

Кайнап торган әзер шулпага чистартылган башлы суган, борчак борыч кушалар һәм 30–40 минут пешерәләр. Пешеп чыгарга 15–20 минут калгач,ухага порцияләргә бүлеп куелган судак һәм чөгә кисәкләре салалар. Утны сүндерергә 5 минут калгач, тоз һәм дәфнә яфрагы өстиләр. Шулпадан учакның хуш исе килеп торсын өчен, ухага янып торган утын пүләнен тыгып алалар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International