ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаммәви массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда табигый авыл хуҗалыгы продукциясенең әһәмияте турында әйтте. "Кайбер идарә итүче, өлкәне җайда тотучы оешмалар, коры сөткә өстенлек биреп, дөрес карар кабул итми. Сөт эшкәртү заводларында аертылмаган табигый сөткә өстенлек биреп, авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗны арттыру кирәк, чөнки бу халыкның сәламәтлеген саклауда әһәмиятле фактор", - диде ул.

"Мин коры сөт җитештерүгә каршы түгел, мин халыкны алдауга каршы! Нәрсә ул коры сөт? Аны, суга кушып яңадан сөткә әйләндергәч, мәчеләр дә ашамый. Ә аны балаларга, кешеләргә ашаталар. Алар бит сәламәтлек саклау системасының потенциаль клиентларына әйләнә! Шушы ук хәл төрле кушылмалар, мәсәлән, пальма мае белән. Атланмай дип пальма мае саталар, сөт дип коры сөттән яңартылган сөт саталар", - диде Миңнеханов. Президент халыкны алдамаска өндәде. Аның фикеренчә, дәүләт бу процессларны катгый контрольдә тотарга тиеш. Рөстәм Миңнеханов халыкның сәламәтлеге сагында булуның мөһимлеген искәртте. 

Сөт бәяләре төшү белән бәйле авырлыкларны авылда яшәгән кешеләренең җиңеп чыгачагына ышануын әйтте Президент. "Авылда сыер асраган кеше аны асравын дәвам итәчәк. Чөнки бу аның тормыш рәвеше. Без продукция җитештерү кебек игелекле эш белән шөгыльләнгән кешеләрнең кадерен белергә тиеш. Алар халыкка үзләре ашаган кебек сыйфатлы продукция сата. Үзләре өчен үстерелгәннән калганны тәкъдим итә. Сыйфат иң мөһиме. Сыйфатлы ризык, су - ул сәламәтлек дигән сүз. Путин 30нчы елга гомер озынлыгын 80+ка җиткерү бурычын куйды. Моңа ирешү өчен сыйфатлы итеп туклану кирәк. Элек балаларда диатез булмый иде, ә хәзер барысында рәттән аллергия, диатез. Бу туклануга бәйле бит", - дип аңлатты Миңнеханов. Ул дәүләтнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә мөмкин кадәр ярдәм итәчәген 


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

Менә инде берничә ел көн саен иртәнге сәгатьөчтән алтыга кадәр “сарман икмәге” ҖЧҖнең ипи-күмәчләре Татарстаннын җиде районындагы кибетләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә тарала.


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 5 июленнән 7 июленә кадәр Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында узачак «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсенә килүчеләр өчен электрон теркәлү ачылды.


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 16 июненнән 22 июненә кадәр Казанда балык гастрономиясе атнасы узачак. Башкалабыз халкы һәм кунаклары шәһәрнең 50 ресторанында төрледән-төрле затлы балык ризыкларыннан авыз итә алалар. Балык ризыклары атнасы «Фишка» фестиваленнән башлана, ул 16 һәм 17 июнь көннәрендә “Казан” гаилә үзәге янында узачак.


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 19 июленнән 21 июленә кадәр Кытай Халык Республикасының Шанхай шәһәрендә азык-төлек товарлары һәм эчемлекләр буенча «FBIE China – 2017» халыкара күргәзмәсе узачак.


26
май, 2017 ел
җомга

2017 елның 5 июленнән 7 июленә кадәр Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында узачак «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсенә килүчеләрне электрон теркәү ачылды.


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство максатчан программасы буенча матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды. Грантларның гомуми суммасы 150 млн. сум тәшкил итә, шулардан 120 млн. сумы федераль бюджеттан бирелә.


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Кытай Халык Республикасының Шанхай шәһәрендә азык-төлекпродуктларының һәм махсуслаштырылган җайланмаларның «SIAL China» 18 нче Кытай халыкара күргәзмәсе ачылды. Бүген анда эш сәфәре белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнаша.

2017 елның 5 июленнән 7 июленә кадәр Татарстан РеспубликасыЛаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында «Бөтенроссия кыр көне – 2017» уникальагросәнәгать күргәзмәсе узачак. Бу – авыл хуҗалыгы җитештерүендәге яңа технологияләрне, үзебезнең һәм чит илләрнең махсус авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын, җирдән файдалануның инновационысулларын күрсәтү буенча Россиядә иң зур күргәзмә.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Районнарның кулланучылар җәмгыятлэренең 2017 ел I квартал нәтиҗәләре


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International