Күнекмәләрнең беренче көнендә гражданнар оборонасы чараларын үтәү буенча өйрәнү сигналлары кабул ителде һәм җирле үзидарә органнарына, районның гражданнар оборонасы хезмәтләре, штатта булмаган формированиеләр һәм гражданнар оборонасы буенча чараларны үтәүне тәэмин иткән оешма җитәкчеләренә хәбәр ителде.
Биредә үк башка хезмәтләр – табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетергәндә авария-коткару һәм башка ашыгыч эшләрне башкарганда халыкны азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар һәм штатта булмаган авария-коткару формированиеләренең шәхси составын тәэмин итү хезмәтләре рапорт бирделәр.
Өйрәнүләр вакытында “Аш-Су” кулланучылар җәмгыяте коллективы халыкны һәм эвакуацияләнгән кешеләрне азык-төлек һәм беренче дәрәҗәдә кирәк булган әйберләр белән тәэмин итү әзерлеген күрсәтте.