Бүген Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Галия Барышева үзенең күркәм бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

6 апреля 2021 г., вторник

Галия Хадиулла кызы кулланучылар кооперациясе системасында инде кырык елдан артык эшли. Ә хезмәт юлын ул 1980 елның августында, Казан кооператив техникумын тәмамлаганнан соң, Алексеевск бистәсенең кулланучылар җәмгыятендә товар белгече буларак башлап җибәрә.

Җаваплы, максатчан һәм башкаручан Галия 1994 елда куркынычсызлык техникасы буенча инженер итеп билгеләнә, ә 2002 елдан ул кадрлар бүлеген җитәкли һәм бүгенге көндә дә үз хезмәт юлын нәкъ менә район кулланучылар берләшмәсендә башлаган кадрларга дөрес юл күрсәтүче булып, кулланучылар җәмгыятенең барлык вакыйгалары эчендә “кайнап”, пайщикларның хисап җыелышларында, төрле чараларда, шул исәптән күчмә чараларда актив катнашучы булып кала.

Үз коллективында гына түгел, Татарстан Республикасының кулланучылар оешмалары берлеге арасында да хөрмәт һәм ихтирамга ирешкән Галия Хадиулла кызы Татарстан кулланучылар оешмасы берлеге, район башлыгы һәм администрациясе, кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге Мактау грамоталары һәм Мактау билгеләре белән бүләкләнде. Менә бүген дә ул Россия Федерациясе кулланучылар җәмгыятьләре Үзәк берлегенең «Россия кулланучылар кооперациясен үстерүгә керткән өлеше өчен» медале белән билгеләп үтелде.

Хөрмәтле Галия Хадиулла кызы!

Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез!

Сезгә язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Һәр туар таңыгыз  шатлык белән атсын, Ходай саулык – сәламәтлектән аермыйча, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, иңнәрегездәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламыйча, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын Сезгә!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International