Җыелышта Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыяте берләшмәсенең идарә рәисе Рашат Шаймарданов, район башлыгы Александр Никошин, “Эдем” җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Сафина һәм “Әлки” кооперативы идарәсе рәисе Агыйдел Турнина катнашты.
Карга авылында оештырылган “Әлки” кулланучылар кооперативында хәзер 36 кеше даими төстә хезмәт куя. Кооператив әле яшь коллективлардан саналса да, биредә инде күп юнәлешләрдә эшләр башкарыла: халыктан авыл хуҗалыгы товарлары кабул итү белән бергә, күп төрле ярымфабрикатлар эшләнә, аларны кооператив кибетләренә сатуга чыгаралар, яңа ел алдыннан гына ачылган сугым цехында халыктан терлек сатып алып, хәләл продукция җитештерелә, теплицада да уңыш җитешеп килә.
Ә быел кооператив хәләл колбаса җитештерү цехы ачарга җыена. Бу өстәмә эш урыннары булачак дигән сүз.