Бүген Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсендә узган киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан татар милли аш-су ризыкларын пешерү тәртибен саклап калу өчен рецептуралар китабын булдыру мәсьәләсе каралды.
Түгәрәк өстәл артында журналист Рәшит Минһаҗ һәм “Аксу” студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрваров, аппарат җитәкчесе Финзур Тимерханов, “Аш-Су” кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Әлфизә Исламова, Балтач районы кулланучылар җәмгыяте технологы Фәридә Николаева һәм баш хисапчысы Лилия Зарипова, идарәнең җәмгыять туклануы һәм җитештерү бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Китап булдыруның төп бурычы итеп әлеге сыйфатларны алга таба да саклап калу тора.