Илдәге катлаулы икътисади хәлне исәпкә алып, халыкны эш белән тәэмин итү максатларында әлеге инициатива белән татарстанлыларга барлыгы 30 тонна чемчек, 1 тонна кишер, 600 кг кызыл чөгендер орлыклары, шулай ук май аенда кәбестә үсентеләре таратылачак.
Әлеге программа шулай ук республикада азык-төлек белән тәэмин ителешнең тотрыклылыгын саклауны да күздә тота.
Азнакай район башкарма комитетының җирлекләр белән эшләү буенча секторы мөдире Наил Сабирҗанов белдерүенчә, авыл җирлекләренә барлыгы 750 кг чемчек, 25 кг чөгендер һәм 15 кг кишер орлыгы таратылган.
– Орлыкларны күп балалары, аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм бюджет оешмаларына тараттык, – ди Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов.
Балалар бакчалары, мәктәпләр өчен дә зур ярдәм бу.
– Былтыр мәгариф идарәсе тарфыннан орлыклар белән шундый ярдәм күрсәтелгән иде. Суган, кишер, чөгендер үстереп, балаларга ашаттык. Быел менә авыл җирлегеннән орлыклар алабыз. Бу туклану бәясен дә киметә, үзең үстергән азык файдалы да, тәмлерәк тә, – ди Буралы балалар бакчасы мөдире Әлфинур Рамазанова.