Саба “Аш-су” җәмгыяте тарафыннан ифтар ашы

27 апреля 2021 г., вторник

Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай – Рамазан ае. Рамазан – юмартлык ае.Ифтар, көн озынлыгында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка бер мисал да. Кеше үз акчасына берьюлы берничә дистә яки йөзләгән кешегә авыз ачтыра ала икән, шул кадәр савап та языла.
Ифтар ашау гына түгел, ул – аралашу, бер-береңнең хәлен белү, вәгазьләнү дә. Бу айда һәр мөселман игелекле эшләр белән савап җыярга тырыша. Машиналары булганнар, тәравих намазыннан соң, халыкны өйләренә бушка тарата. Мөлкәт иясе байлыгыннан бирә. Берәү, мәсәлән, шактый күләмдә акча биреп, мохтаҗларга азык-төлек пакеты әзерли ала.
Кулланучылар җәмгыятләре арасында да андый изге эшләр кылган оешмалар күп. Аларның берсе Саба  “Аш-су” җәмгыяте, 280 кешегә тугәрәк өстәл,мул табыннар артында ифтар ашы уздырган. Укыган намазлар кабул булсын, барыбызга да хәерлесен насыйп ит.


 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International