Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисен билгеләделәр

4 мая 2021 г., вторник

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» һәм «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» республика конкурсларында җиңүчеләрне хәбәр итә.

Конкурска кертелгән 191 катнашучыдан 100е грантка ия булды. Шулардан 25 хуҗалык иң яхшы ярдәмче хуҗалык дип танылды, 40 кеше – иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыклары, 10 кеше - иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре, 25 кеше - республиканың агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыклары. Җиңүчеләр арасында Лаеш районының “Заготовитель” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Яруллин да бар.

Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм республиканың шәхси хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләрнең һәм сыерларның баш санын арттыру максатларында уздырылды.

Грантлар ияләренең тулы исемлеге белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International