Яшелчә орлыклары халыкка ничек таратыла?

5 мая 2021 г., среда

Балтач районы кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары Раил Мөкминов бу эшне район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗановның үз контролендә тотуы, район кулланучылар җәмгыяте складына 800 килограмм суган, 15 килограмм кишер һәм 25 килограмм кызыл чөгендер орлыгы китерелүен хәбәр иткән иде инде. Тиздән кәбестә үсентеләре дә кайтарылачак. Районда орлыклар 18 авыл җирлеге арасында бүленгән.

- Без депутатлар белән орлыкларны мәктәпләргә, шулай ук күп балалы гаиләләргә һәм ялгыз аналарга, ә бүләкләү чарасы буларак, җәмәгать эшләрендә иң актив катнашучыларга бүлеп бирү дөрес һәм гадел булыр дигән нәтиҗәгә килдек, - дип сөйләде Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин.

Кече Лызи мәктәбенең яшелчә бакчасы өчен география һәм биология укытучысы Вероника Егорова җавап бирә икән.

- Безнең мәктәп яны кишәрлегенең мәйданы – ике гектар, ике теплица бар, - дип сөйләде укытучы. – Төрле яшелчәләр үстерәбез, ярминкәләрдә узган ел уңышыннан 1,5 тонна суган, 700 килограмм кишер, 500 килограмм чөгендер саттык. Район кулланучылар җәмгыяте инде икенче ел бушлай орлык китерә. Быел барлыгы 5 килограмм суган, 100 әр грамм кишер һәм кызыл чөгендер орлыгы алдык.

- ... Анна һәм Владимир Филипповлар гаиләсе биш бала тәрбияли. Владимир Филиппов – умартачылык буенча дәүләт инспекторы, хатыны Анна Кече Лызи авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Хуҗалыкта берничә үгез, каз һәм тавык асрыйлар, умарта тоталар.

Яшелчә бакчалары – 30 сутый. Дәүләттән бушлай бирелгән орлыклар бер дә артык түгел: алар 800 грамм суган, 30ар грамм кишер һәм чөгендер орлыгы алган.

- Орлыклар ел саен кыйммәтләнә, шуңа күрә дәүләткә мондый ярдәм өчен рәхмәттән башка сүз юк, - диде Анна Филиппова.

Авыл китапханәчәсе Светлана Габидуллинаның йорты янындагы җире – 40 сутый, тагын әле 5 гектар пай җире бар.

- Кәҗәләр һәм тавыклар асрыйм, яшелчә утыртам. Миңа 500 грамм суган, берәр аш кашыгы кишер һәм кызыл чөгендер орлыгы бирделәр, шушы көннәрдә аларны чәчәргә җыенам. Безне онытмаганнары өчен зур рәхмәт”, - дип сөйләде Светлана Габидуллина.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International