Рашат Шаймарданов эш сәфәре кысаларында Актаныш, Лениногорск һәм Аксубай районында булды

6 мая 2021 г., четверг

Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе җитәкчесе Рашат Шаймарданов 2021-2025 елларга кулланучылар җәмгыяте алдында куелган максат-бурычларны билгеләү максатыннан Актаныш, Лениногорск һәм Аксубай районында булды. Җыелышта район башлыгы, район башкарма комитеты һәм контроль-хисап палатасының җаваплы хезмәткәрләре дә катнашты.

Рашат Шаймарданов үз чыгышында иң беренче чиратта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика буенча кулланучылар җәмгыятьләрендә барлык тармакларны тергезү бурычы куюын ассызыклады һәм 2021-2025 елларга аны үстерү концепциясен гамәлгә ашыру чараларын билгеләде.  Җәмгыятьнең яңалыклар белән баетылуын, яңа технологияләр кертүнең әһәмиятенә басым ясады. Рашат Шаймарданов әйтеп узган тәкъдимнәр район җитәкчелеге тарафыннан да яклау тапты. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International