Туган тел – бала тугач та үзләштерә башлаган олы хәзинә. Ул ана теле дип тә йөртелә. Шуңа күрә халкыбыз ул телне “Иң татлы тел – туган тел, ана сөйләп торган тел” дип тамгалаган. Ана теле аша үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр хәтергә көчлерәк сеңә. Чөнки ана теле – йөрәк теле, рухи тамыр.
Соңгы дистә елларда байтак кына яшьләр туган тел, ана теле дигән олуг нигъмәттән мәхрүм калып, газизлек, якынлык төшенчәләренең нәрсә икәнлеген оныттылар, алар урынына ата – бабалары ишетмәгән ямьсез сүзләр үзләштерделәр. Туган телне югалту – милли үзаңны, халыкның әхлак чишмәсен югалту һәм аның урынына җимерелеп таркалган рухи ихтыяҗга тап булу дигән сүз ул.
Татарстан Республикасының милли казанышы булган татар теле дәүләт тарафыннан үстерелә, телне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча төрле программалар эшли һәм моның өчен шартлар тудырыла. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү максатыннан район кулланучылар җәмгыятләрендә дә эш алып барыла: кибетләрдә, авыл халкына хезмәт күрсәтү машиналарында бәяләр күрсәткече, белдерүләр, алтакталар, ашханәләрдә сайлак (меню) ике телдә куела, айлык һәм еллык йомгаклау җыелышлары ике телдә алып барыла. Мәсәлән, “Әлки” кулланучылар кооперативының “Актай” ашханәсендә “Кыз бирү йоласы” чарасы, Каргополь авылында урнашкан “Тәмле” кибетендә Бикә Рәхимова иҗатыннан шигырьләр уку, “Кама” кулланучылар оешмасының “Дуслык” ашханәсендә “Шәл бәйләү” кичәсе, Котлы-Букаш авылының “Изге Ай” кибетендә Бибисара Сафина иҗатыннан мөнәҗәтләр җырлау, Саба районы кулланучылар җәмгыятьләрендә айга бер тапкыр театрга бару, укучы балалар белән татар халык әкиятләре буенча рәсем ясау конкурслары үткәрелде.
Ңәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: тел күбрәк кулланнылган, күбрәк хәрәкәттә булган саен, шулкадәр тизрәк үсә, камилләшә бара. Теле булган халык кына үз сүзен кистереп әйтә ала. “Телен югалткан – үлгән”, - ди халык.