Балаларда кече яшьтән игенче хезмәтенә хөрмәт, игенченең авыр һәм мактаулы хезмәте, икмәкнең нинди авыр юл үтеп безнең табыннарыбызга килеп җитүе белән таныштыру максатыннан бүген өченче сыйныф укучылары Зәй районы халкын һәркөн иртән яңа пешерелгән икмәк һәм кондитер эшләнмәләре белән тәэмин итүче “Зәй икмәге” предприятиесенә экскурсия ясады.
Икмәк заводы хезмәткәрләре балаларга заводта нинди продукцияләр җитештерелүе, икмәк җитештерү технологиясе, киптерү, зур чаннарда камырның ничек салынуын, аннан икмәкнең ничек формалашуын күрсәтте. Экскурсия тәмамлангач, балаларга пешекчеләрнең иң тәмле һәм баллы эшләнмәләрен татып карарга тәкъдим ителде.
Кем белә, бәлки бу балалар үсеп җиткәч, үзләренең тормышларын шушы икмәк пешерү заводында дәвам итәр. Кем генә булсалар да, алар тормышта югалып калмыйча, үз урыннарын тапсыннар, иң мөһиме хезмәтне яратсыннар иде.
