26 майда – тәвәккәл, инициативалы, икътисадта үз урыннарын тапкан кешеләр бәйрәме – Эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә. Эшмәкәрлекне хезмәт яшендәге халыкның нык ихтыярлы, үз көченә нык ышанган вәкилләре тәшкил итә. Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек тотрыклы икътисадый үсештә, яңа эш урыннары булдыруда һәм заманча технологияләр алып килүдә, инвестицияләр җәлеп итүдә таянырлык көч булып тора, - диелә Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең идарә рәисе Рашат Шаймарданов котлавында.
Бәйрәм уңаеннан Балтач районында үз эшен булдыручыларны район башлыгы Рамил Нотфуллин да тәбрикләде. “Балтач” кафесында оештырылган очрашу барышында налоглар түләү, кредитлар бирү мәсьәләләре буенча тәкъдим-уку үткәрелде.
“Сезнең тырышлыгыгыз сәүдә, хезмәт күрсәтү, төзелеш тармагында, товар һәм продукция җитештерү өлкәсендә матур күрсәткечләре белән сөендерә. Хәйриячелек һәм иганәчелек эшчәнлегенә дә саллы өлеш кертәсез – бәйрәмнәр, шәфкатьлелек чаралары барсы да сезнең иганәчелек ярдәме белән уза. Киләчәктә дә шулай бер-беребезне аңлап, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә һәм яшәргә язсын”, - дигән теләктә калды Рамил Нотфуллин.
