Рашат Шаймарданов Бөтенроссия авыл Сабан Туена әзерлек буенча киңәшмәдә катнашты

1 июня 2021 г., вторник

Бүген Мөслим районында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин катнашында Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру комитеты утырышы узды.

Утырыш узганнан соң Сабантуй мәйданында Яр Чаллы сәүдә базасы, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Мамадыш, Мөслим, Чиремшән, Ютазы районы кулланучылар җәмгыятьләренең идарә рәисләре катнашында бәйрәм көнне сәүдә итүне оештыру мәсьәләләре каралды. Сату барышында Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен үтәү зарурлыгына аерым игътибар бирелде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International