Татар телен саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең планында каралган чараларның үтәлешен тикшерү максатыннан оешма комиссиясенең әгъзалары Алексеевск, Чистай, Новошешминск районнарында булып кайтты.
Планга авыл халкына хезмәт күрсәтү машиналарына татар телендә мәгълүматый материал ябыштыру, кибетләрдә бәяләр күрсәткечен, ашханәләрдә сайлакны (меню) ике телдә язу, кулланучылар җәмгыяте оешмалары биналарында ике телдә элмә такта (вывеска), кибетләрдә сатучы почмагы булдыру, җәмәгать туклануы оешмаларында җитештерелә торган яңа төр азык-төлек эшләнмәләренә татар телендә атама бирү һәм башкалары каралган.
Эш сәфәренә йомгак ясап, комиссия районнарда план буенча каралган чараларның тулысынча үтәлмәвен, әдәби-музыкаль чараларга игътибар бирелмәгәнен ассызыклап үтте. Планлы чараларны тормышка ашыру идарәнең игътибар үзәгенә куелган.
