Дару сыйфатында аның яфракларын һәм җиләкләрен җыялар.
Каен җиләге яфрагы төнәтмәсендә С витамины күп. Аны кан тамырларын киңәйтү, йөрәк ритмын акрынайту өчен кулланалар. Ул шулай ук стоматит, гингивит, ангинаны дәваларга, авыздан килгән начар исне бетерергә булыша. Аның бәвел кудыру үзлеге дә бар.
Җиләген исә өлгергәч җыялар. Яңа сыгылган җиләк согы (көнгә 4-6 аш кашыгы) кандагы шикәрне киметә, диабеттан шифасы бар.
Татар халык медицинасында каен җиләген азканлылыкны, гастритны, ашказаны һәм уникелле эчәк җәрәхәтен дәвалау, үт юлындагы һәм бөердәге ташларны эретү, йөрәккә илтүче кан тамырлары атеросклерозы, югары кан басымы, остеохондроз булганда кулланалар. Ул хәл кертеп җибәрә, йончыганны бетерә.
Әмма каен җиләге кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгара. Шуңа да кулланганда бик сак булырга, тәнгә тимгелләр чыгып, кычыну башлануга, куллануны туктатып, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.