Балаларның көтеп алынган җәйге каникулларын дөрес һәм файдалы итеп оештыру өчен тәрбиячеләр бар тырышлыкларын куеп эшләсә, Саба районының “Аш-Су” кулланучылар җәмгыяте коллективы “җилкәсенә” аларны дөрес һәм тәмле итеп тукландыру бурычы куелган. Бүгенге көндә кулланучылар тарафыннан районның “Солнышко” сәламәтләндерү лагере һәм хезмәт һәм ял лагеренда ял итүче бер мең бала ашатыла.
Балалар көнгә биш тапкыр туклана: иртән иртәнге ашка боткалар бирелә, аннан соң икенче иртәнге аш - сок яки ряженка,камыр ризыгы, җиләк-җимеш тә булырга мөмкин, төшкегә беренче, икенче ашлар, салат та тәкъдим итәләр, әбәттән соң җиңел аш, ә йокыдан торгач балалар кичке аш ашыйлар.
Меню җитәкчелек тарафыннан раслана, Роспотребнадзор идарәсе белән килешенә, шуннан соң мәгариф учреждениеләренә җибәрелә. Ашларны пешерү өчен әзер картотекадан файдаланалар, бу туклануда аксым, майлар һәм углеводлар буенча тигезлек саклауны тәэмин итә.