Һәр хуҗабикәнең аш бүлмәсендә төрле аш тәмләткечләр бардыр, мөгаен. Ә менә шул аш тәмләткеч үсемлекләрне үз бакчаңда үстерүе тагын да күңеллерәк. Беренчедән, алар тирә-якка хуш ис тарата, икенчедән витаминнарга бай. Алар өчен әллә ни күп урын да кирәкми, кечкенә түтәл дә җитә. Рәйхан (базилик), бәбрия (розмарин), майоран, чабыр үләне (тимьян, яки чабрец), иссез әрем (эстрагон), бөтнек (мята), мелисса, иссоп, мәтрүшкә кебек шифалы үләннәрнең орлыкларын турыга түтәлгә чәчеп тә, үсентеләр белән дә үстерергә мөмкин. Көннәр җылынгач, үсентеләрне түтәлгә чыгарып утыртсаң, иртә яздан көзгә кадәр яшел аш тәмләткечләр һәм дару үләннәре бакчаңда гөрләп үсә.
Кинза (кориандр), укроп, петрушка, базилик, яшел салат — берьеллык үсемлекләр. Кинза — баллы, эфир майлы үлән. Аның яшь бәбәкләрен аш тәмләткеч итеп, ә җимешләрен икмәк пешергәндә кулланалар. Укроп витаминнарга бик бай. Мәсәлән, яшел укропта С витамины лимондагыга караганда өч мәртәбә күбрәк, ә каротин - помидордагы микъдарда кебек үк. Укропта шулай ук В1, В2, РР витаминнары, Р провитамины, фолий кислотасы һәм тимер, калий, кальций, фосфор кебек минераль тозлар да бар. Укроп орлыгы исә эфир майларына, шикәргә, каротинга бай.
Укроп орлыгы төнәтмәсе аппетитны яхшырта, бала имезүче хатыннарның сөтен арттыра. Шулай ук көзән җыерудан, йокысызлыктан файдаланыла. Төнәтмә эчтә җыелган газларны чыгаручы чара буларак та киң кулланыла.
Петрушканың 100 граммында якынча ике көнгә җитәрлек С витамины бар. Ашказаны сыекчасы кислоталылыгы түбән булганда һәм гастрит борчыганда, 3 чәй кашыгы вакланган петрушка тамырын, 1 стакан кайнар суга салып, 10 сәгать төнәтәләр. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 4 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.
Гемоглобин түбән икән, петрушка яфрагы белән тамырын шул килеш ашыйлар. Пиелонефрит диагнозы куелганда, 100 г петрушка тамырын, 1 литр кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтәләр. Икегә бүлеп, көн дәвамында эчәләр. Атна-ун көннән уңай якка үзгәреш сизелергә тиеш.
Бавыр белән үт куыгында таш булганда, 20 г вакланган петрушка яфрагы белән тамырын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 мәртәбә 1/3әр стакан эчәләр.
Шешенгәндә, кич 1 стакан вакланган петрушка яфрагы белән тамырын 2 стакан кайнар суга салып калдыралар. Иртән сөзеп, уртача зурлыктагы 1 лимон согы өстиләр. Көнгә 5 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр. 2 көннән 3 көнлек тәнәфес ясыйлар да, дәвалануны дәвам итәләр.
Атеросклероз авыруы булганда көн саен яшел петрушка ашарга киңәш ителә.
Майоран итле ризыкларны тәмләтер өчен дә, эссе көндә чәй кебек томалап пешереп эчәргә дә бик тәмле үлән. Аның чәчәк атканчы киселгән яшел өлеше аш тәмләткеч буларак кулланыла. Кулинариядә майоранны ит фаршына кушалар. Бу үсемлекнең киптерелгән онын төрле ашларга, кыздырылган иткә, гөмбәгә, соусларга сибәләр.

Чабыр үләне (тимьян, чабрец) — дару үләне буларак киң кулланыла. Нерв системасы какшаганда, салкын тигәндә, ашказан авырулары булганда бу үләннең файдасы тия. Ит ризыкларын әзерләгәндә лимонлы яисә бакча чабыр үләне яфракларын кулланалар.

Бәбрия (розмарин) бик матур яфраклы дару үләне. Ул бик яхшы антиоксидант, нервыны тынычландыра, тамырларны киңәйтә, кан басымын күтәрә, авырудан соң кешегә хәл кертә. Аның мае парфюмериядә кулланыла. Әгәр идән юа торган суга бер-ике тамчы гына розмарин мае тамызсаң, өйгә искиткеч хуш ис тарала.

Бәбриянең яфракларын һәм чәчәк атучы бәбәкләрнең очларын аш тәмләткеч буларак кулланалар. Кулинариядә аны зәйтүн маена да кушалар, бәрән ите, бәрәңге, икенче ашлар пешергәндә аннан да хуш исле тәмләткечне таба алмассыз.