Узган ялларда республикабыз районнарында халкыбызның борынгы һәм мәңге яшь бәйрәме, бар халыкны бер мәйданга туплаучы бәйрәм - Сабан туе гөрләп узды. Ата-бабаларыбыз мирасына ихтирам, хезмәткә дан җырлаучы әлеге бәйрәмне һәр милләт кешесе бердәм булып бәйрәм итә.
Кулланучылар җәмгыятләре һәм кооперативлары да кунакларны милли ризыклары, чәй-шикәре, ипи-тозы белән үзенә чакырып торды. Бәйрәмне менә шулай колачлап, һәркем сокланырлык итеп уздыру, авылларны данлау, милләтебезне, тарихыбызны барлау ул. Бер сүз белән әйткәндә, Сабантуй бик күпләрне очрашып-күрештереп кенә калмыйча, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәгәндер дип тә ышанасы килә.
