Иртәнге кояш нурлары белән Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең коллективы Кама елгасының яры буенда урнашкан болын-кырларга шифалы үләннәр җыярга юнәлде. Туган якның табигатенә сокланып вакытның уткәне дә сизелми: шул арада 400 гә якын бәйләм сары мәтрүшкә үләне җыелган. Коллективта алга таба әлеге үлән җыю белән генә чикләнергә җыенмыйлар: идарә рәисенең урынбасары Ренат Бикбов сузләренә караганда, якын арада башка төр дару үләннәрен дә җыйнау каралган, хәзерләнгән чимал Лаеш районында урнашкан «Заготовитель» кооперативына тапшырылачак.
Сары мәтрүшкә (кайбер якларда аны ярабай дип тә атыйлар) бик күп авыруларга дәва. Аны бөрештерүче, ялкынсынуга һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар. Халык медицинасында элек-электән вакланган сары мәтрүшкә яфракларын яраларга тизрәк төзәлсен өчен ябалар. Аның составында дуплау матдәләре, эфир мае, глицерин, витаминнар бар. Төнәтмәсе бөер, ашказаны, эчәк, бавыр, үт куыгы авыруларына каршы, авыз куышлыгын чайкату өчен файдаланыла. Психикага яхшы тәэсир итә, депрессиядән котылырга ярдәм итә. Әмма сары мәтрүшкәнең төнәтмәсен озак эчәргә ярамый. Ул шулай ук тиренең ультрашәмәхә нурларына сизгерлеген арттыра, шуңа күрә мәтрүшкә чәен эчкәннән соң, кояшта кызынмагыз. Тән температурасы, кан басымы югары булганда да төнәтмәне эчми торырга киңәш итәләр. Башка дарулар эчкәндә дә тыелып торырга кирәк.