Соңгы көннәрдә илебез башкаласы һәм кайбер башка төбәкләрдә коронавирус инфекциясе буенча хәлнең киеренкеләнә баруын ишетеп торабыз. Коронавируслы авыр хәлдәге пациентлар саны кискен артканлыктан, хастаханәләрдә өстәмә урыннар булдырылган. Сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать туклануы өлкәсендә битлек режимын тикшерү буенча контроль көчәйтелгән.
Мәскәүдәге мондый җитди хәл тиз арада безгә дә күчәргә мөмкин. Шуңа да вакцинациялауны тагын да активлаштыру сорала.
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү идарә утырышында көндәлек әйтелә. Кайбер җитәкчеләр әлеге мөһим чарага җаваплы карый, хезмәт коллективларын прививка үтү кирәклеген һәр эшләүчегә җиткерә. Кызганычка каршы, андыйларны бармак белән генә санарлык.
Кулланучылар җәмгыятьләрендә эшләүчеләр һәрвакыт вакыйга үзәгендә, тыгыз аралашуда, төрле чараларга, оешмаларга йөри, шулай булгач, вакцинация безнең өчен бик тә мөһим. Коронавирус беркемне дә аямый!