Базарлар җиләк исе белән тула башлады. Көннәр дә эссе тора. Димәк, җир җиләге квасы вакыты дигән сүз! Ничек ясарга? Бик тә җиңел! Укыйбыз!
Җиләкле квас гади квас кебек үк ясала, ләкин ачыткыч урынына ипи түгел, җиләк-җимеш кулланыла.
Кирәк булачак:
Җиләкләрне җиңелчә юып, яфракларын алып, бераз изгәлибез. Кайнар, кайнатылган су салабыз һәм тагын бер мәртәбә кайнатып алабыз. 2-3 сәгать өстен каплап тынычлыкта калдырабыз. Суны берничә кат марля аша сөзәбез. Чүпрәне су белән болгатып салабыз, шикәр һәм лимон кислотасы өстибез дә, 6-10 сәгатькә ачытырга куябыз. 6-10 сәгатьтән тагын бер мәртәбә марля аша сөзеп, суытырга куябыз. Җиләк квасы әзер!