Сабантуйга әзерлек эшләре бара

25 июня 2021 г., пятница

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен буген Кемерово шәһәренең Халыкара аэропортында милли җыр-биюләр белән каршы алдылар. 26-27 июньдә, биредә Кузбассның 300 еллыгына багышланган Халыкара Шахтерлар Сабантуе узачак. 

Исегезгә төшерәбез, бәйрәм программасында төрле чаралар: иҗат коллективларының концерт чыгышлары, милли көрәш, милли хуҗалыклар күргәзмәләре, кулланучылар җәмгыятьләре тарафыннан әзерләнгән милли татар ризыклары hәм башка төр продукция, конкурслар, ат чабышлары һ. б. планлаштырылган.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International