Кемеровода шахтерлар сабантуе гөрләде

28 июня 2021 г., понедельник

26-27 июнь Кемерово шәһәрендә беренче тапкыр Халыкара шахтерлар сабан туе узды. Кузбасска Казахстаннан, Кыргызстаннан, Донбасстан, шулай ук, Россиянең Кемерово, Томск, Иркутск, Сахалин, Оренбург өлкәләреннән, Красноярск, Пермь, Камчатка крайларыннан, Алтай, Коми, Башкортстан республикаларыннан 200дән артык шахтёр килгән. Сабантуйның рәсми өлеше Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилевның видеокотлавыннан башланып китте. 

Сабантуй дәвамында бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы идарәсе хезмәткәрләре, Алексеевск hәм Мамадыш районы кооператорлары гаҗәеп матур, төрле тәм-томнар, татар халык милли ризыклары белән таң калдырдылар. Нәрсә генә юк иде монда – яңа гына пичтә пешкән хуш исле өчпочмак, "татар" самоварында әзерләнгән шурпа, казылык, шифалы улән чәйләре, бавырсак, кош теле, чәк-чәктән өстәлләр сыгылып торды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International