Су буйларында, юл кырыйларында үскән бу үлән, мөгаен, барыгызга да балачактан ук таныштыр.
Бака яфрагы июньнән августка кадәр чәчәк ата. Дару өчен аны нәкъ менә чәчәк аткан чагында җыялар.
- Бака яфрагының яраларны төзәтү, тән тиресе күзәнәкләренең яңаруын тизләтү үзлеге бар. Халык аның бу үзлеген элек-электән белгән: яраларга бака яфрагын өзеп ябыштырсаң, ул тизрәк җөйләнә, үлекләп шешми.
- Бака яфрагы төнәтмәсе үпкә кабарганнан, туберкулездан, ютәлдән, тын юллары ялкынсынуыннан шифалы.
- Аның ашказаны чирләрен: гастритны, ашказаны һәм уникеиллеле эчәк җәрәхәте, энтерит, энтероколитны дәвалаганда кулланалар.
- Бака яфрагы согы ашказанының секрециясен көчәйтә. Юкка гына аны халык медицинасында ашказаны, эчәклектәге һәм үпкәдәге яман шешләрне дәвалау өчен кулланмаганнар.
- Ангина булганда, тамакны бака яфрагы согы яисә төнәтмәсе белән чайкау яхшы нәтиҗә бирә. Тәмен яхшырту өчен, бераз бал да кушарга була.
- Өлкән кешеләрнең гадәттә эчләре кибүчән була. Бака яфрагының орлыкларыннан ясалган төнәтмә эчәклектәге хәрәкәтне яхшырта.
- Гомеопатиядә бака яфрагы төнәтмәсе зоб һәм мастопантияне дәвалаганда кулланыла.