Пәйгамбәр тырнагы
Икенче төрле атамасы – календула.
Июль аенда чәчәк ата башлый. Дару сыйфатында аның яңа гына ата башлаган чәчәкләрен җыялар. Таҗ яфракларының төсе никадәр җетерәк, шифалы үзлеге дә шуның кадәр күбрәк була.
Календуланы табигый антибиотик дисәң дә була. Аның стрептококк, стафилококк һәм башка микробларга каршы тору үзлеге билгеле.
Халык медицинасында башлыча ашказаны чирләре – ашказаны җәрәхәте, гастрит, бөерләр, талак, үт куыгы авыруларын дәвалау өчен кулланыла. Шулай ук тире авыруларын – төрле киселү, үлекле яра, пешкән, өшегән урыннарны дәвалаганда да шифасы бар. Балаларның авыз эче бозылу, теш казналыгы шешү, ангина кебек чирләрдән дә шифасы бар календуланың.
Пәйгамбәр тырнагы төнәтмәсен ясар өчен: 2 аш кашыгы вакланган чәчәкләрне эмаль савытка салып, 200 мл кайнар су коялар һәм «су мунчасы»нда 15 минут кайнаталар. 45 минут бүлмә температурасында суытып, сөзәләр. Төнәтмәне кабат 200 мл күләменә җиткереп, ашарга 30-40 минут кала көнгә яртышар стакан 2-3 тапкыр эчәләр.
Халыкта әлеге үләннең спирттагы төнәтмәсен яман шешкә каршы тору чарасы буларак та кулланыла.
Спирттагы төнәтмәсе болай ясала: 1 өлеш үләнгә 10 өлеш (чәчәкләрне ачылып беткәнче чәчәк корзины белән җыярга кирәк) 70 процентлы чиста спирт алына. Спиртлы төнәтмә 10-30 тамчы күләмендә көнгә 2-3 тапкыр кулланыла.