2-3 июльдә Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак

30 июня 2021 г., среда

Үзенең 10 еллык тарихы дәверендә Бөтенроссия авыл Сабан туе Татарстан җирендә тәүге тапкыр оештырыла.

2-3 июль көннәрендә Татарстан Республикасының Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.

Быел Сабантуйга Россиянең 35 регионыннан 500 кунак килүе көтелә. Программа кысаларында, 2 июль көнне Мөслим авылында бәйрәм концерты планлаштырыла, ә икенче көнне милли бәйрәмебезнең төп чаралары үзәк мәйданда дәвам итәчәк.

Сабантуй тарихында быел беренче тапкыр «Татар базары» дигән махсус сату нокталары эшләячәк, шулай ук Бөтенроссия авыл Сабан туе тарихына багышланган күргәзмә дә оештырылачак. Сату мәйданында Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Мамадыш, Чиремшән, Ютазы, Мөслим районы кооператорлары, Яр Чаллы сәүдә базасы катнашачак. Кунакларга Сабантуй мәйданындагы быелгы төп татар утарын Кукмара районы тәкъдим итәчәк. Шулай ук бу көнне бәйрәмгә килгән тамашачылар татар атлары токымы чабышкыларын да күрә алачак.

Сабантуй программасында рәсми котлаулар һәм бүләкләүләр, театральләштерелгән тамаша, ат чабышы, билбау көрәше һәм башка милли уеннар, җыр, биюләр көтелә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International