Гырон Быдтон язгы чәчү уңышлы тәмамлану уңаеннан үткәрелә
Гырон Быдтон — удмурт халык бәйрәме. Ул 3 июльдә Әгерҗе районы Варклед-Бодья авылында узачак. Биредә удмурт халкының мәҗүсилек чорыннан калган традицияләре һәм гореф-гадәтләре сакланып калган. Мәдәният белән танышырга дип Эстония, Венгрия, Финляндиядә яшәүчеләр килә. Теләгән һәр кеше фин-угор халкының җырлары, музыкасы, биюе белән таныша алачак.
Мәҗүсилеккә инанган удмуртлар ышануынча, Вось алласы болыннарга килеп урнаша. «Яхшы уңыш җибәрсен» дигән теләк белән удмуртлар аңа табына башлый. Аның хөрмәтенә корбанлыкка үгез чалына һәм үгез ите белән йола боткасы пешерелә.
Гырон Быдтон бәйрәменең «Шудон корка» мәйданчыгында милли уеннар үткәрелә. «Кужым мертан» («Кем көчлерәк?») мәйданчыгында капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, атка атланып капчык белән сугышу һ.б. бәйгеләр була. «Усточи» мәйданчыгында осталар үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Милли аш мәйданчыгында «Шӧмъялэ, веръялэ, но дунъялэ» — милли ашлар, ә «Кылбугор» китап мәйданчыгында удмурт телендә бастырылган вакытлы матбугат һәм басма китаплар куелачак. Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыяте коллективы исә бәйрәм мәйданында үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итәчәк.