Лаеш районы кооператорлары тарафыннан оештырылган күргәзмәдә икмәк-камыр ризыклары, кондитер эшләнмәләре, табигый куас, төрле үлән, җиләк-җимеш, чәчәкләр һәм үсемлек экстрактларыннан чәйләр күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, быел «Татарстанда кыр көне» агросәнәгать күргәзмәсе яңа мәйданчыкта һәм «Агроволга 2021» исеме астында уза.
Агроволга 2021 - экспоцентр мәйданчыкларында ачык һавада агросәнәгать күргәзмәсен һәм эшлекле форумны үз эченә алган комплекслы чара. Өч көнлек программада авыл хуҗалыгының казанышларын һәм яңа технологияләрен күрсәтү, тармак бизнес-бурычларын билгеләү һәм хәл итү, тәҗрибә алмашу өчен төрле форматлар каралган.


